Главная » 2014 » Сентябрь » 14 » Внимание: всем образовательным организациям.
21:39
Внимание: всем образовательным организациям.

 

Татарстан Республикасы муниципаль  районнары башкарма комитетларының мәгариф идарәләре һәм бүлекләре җитәкчеләренә, ММҮ хезмәткәрләренә

Федераль дәүләт белем стандартлары нигезендә мәктәпләрдә татар телен һәм әдәбиятын укыту турында

 

Хөрмәтле коллегалар!

Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы 2014/2015 нче уку елында гомуми белем бирү мәктәпләрендә «Татар теле» һәм «Әдәбият» фәннәре буенча төзелгән үрнәк программалар, дәреслекләр турында һәм аларны куллану өчен сайтка урнаштырылган кулланмалар буенча  түбәндәге аңлатманы җибәрә.

mon.tatarstan.ru/,образование/, национальное образование,/ программы по татарскому языку и литературе/ бүлегенә түбәндәге материаллар эленде:

1. Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан V-XI сыйныфлар өчен «Татар теле», «Әдәбият» фәннәре буенча, ФДБС-на нигезләнеп, өч юнәлештәге (татар телендә төп һәм урта гомуми белем бирүче мәктәпләр, рус телендә төп һәм урта гомуми белем бирүче мәктәпләрнең татар төркемнәре һәм рус телендә сөйләшүче балалар төркемнәре өчен) үрнәк программалар татар һәм рус телләрендә.

2. Агымдагы елның 24 февралендә 933/14нче боерык белән расланган приказ.

3. Федераль дәүләт белем стандартлары нигезендә мәктәпләрдә татар телен һәм әдәбиятын укыту турында методик хат.

4. Рус телендә сөйләшүче балалар төркемнәре өчен татар теленнән 1 – 11 нче сыйныфка эш программасы (авторлары: Р.З. Хәйдәрова,  Р.Л.Малафеева).

5. Татар телендә төп һәм урта гомуми белем бирүче мәктәпләр өчен татар әдәбиятыннан 5 – 7 нче сыйныфка  эш программасы (авторлары: Ф.Ә.Ганиева һ.б.).

6. Якын көннәрдә рус телендә сөйләшүче балалар төркемнәре өчен татар теленнән (Нигъмәтуллина Р.Р.дәреслеге) һәм татар әдәбиятыннан (Мотыйгуллина Ә.Р., Ханнанов Р.Г. һ.б.) 5 – 7 нче сыйныфка эш программасы урнаштырылачак.

Башлангыч белем бирү баскычына татар теле һәм әдәби укудан өч төркем укучылар өчен (татар мәктәбендәге татар балалары, рус мәктәбендәге татар балалары һәм рус телле балалар төркемнәре) үрнәк программалар 2011 нче елда эшләнде һәм министрлыкның сайтына урнаштырылды: mon.tatarstan.ru/, нормативные документы,/ внутренние документы министерства,/ приказы: стр.2, Приказ от 07.07.2011г. №3624/11 "Об утверждении программ (основного содержания) учебных предметов "Татарский язык" и "Литературное чтение на татарском языке"

Просмотров: 741 | Добавил: роо | Рейтинг: 5.0/1